Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советның коммерциячел булмаган оешмаларны үстерү буенча даими комиссия делегациясе сәфәре

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

 28 марттан Татарстан территориясендә РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның коммерциячел булмаган оешмаларны үстерү буенча даими комиссиясе делегациясе булды.

  28 мартта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында делегация иҗтимагый хокук саклау оешмалары вәкилләре белән очрашты, анда “Яңа гасыр” оешмасының мигрантларны  социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү буенча эш тәҗрибәсе, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә һәм элек хөкем ителгәннәргә ярдәм итүче “Социаль тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге” эше белән таныштылар. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  кеше          һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау  өлкәсендә коммерциячел булмаган оешмалар белән бергәләп эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International