Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру белән шөгөльләнүче оешмалар эшчәнлегенә мониторинг үткәрүне дәвам итә

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе вәкилләре белән берлектә,  Татарстан Республикасында  наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнүче оешмалар эшенә  мониторинг үткәрү максатыннан, алкобәйлелеккә һәм наркобәйлелеккә дучар затларны  эш белән тернәкләндерү белән шөгыльләнүче  «Царство добра» кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү хәйрия фондында тикшерүләр үткәрде.

 Тикшерү барышында биналар каралды, шулай ук хезмәт тернәкләндерүе үтүче затлар белән әңгәмәләр үткәрелде, шартлардан зарланучы булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International