Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 1 нче тикшерү-төзәтү изоляторында булу

2019 елның 22 марты, җомга

 Бүген, 22 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  үз Аппараты хезмәткәре белән  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 1 нче тикшерү-төзәтү изоляторында булып, хатыны мөрәҗәгате буенча, кулга алынып тикшерүдә булган Ж. белән очрашты.

    Учреждениедә булу вакытында вәкаләтле вәкил тикшерү изоляторы  хакимияте вәкилләре һәм кулга алынып тикшерүдә булган Ж. белән аралашты. Сөйләшү барышында Ж. хәзерге вакытта зарлары булмавын, тоту шартларыннан канәгать булуын, хакимияткә дәгъвасы булмавын белдерде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International