Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килә торган мөрәҗәгатьләр саны көн саен арта

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килә торган мөрәҗәгатьләр саны көн саен арта. Безнең республикабызда яшәүчеләр әлеге системаны кулланып, үз теләк-тәкъдимнәрен, зарларын торган саен активрак җиткерә, ул ачык, кулланучы үзен кызыксындырган сорауны  мөрәҗәгате хәл ителгәнчегә кадәр күзәтеп бара ала. Кызганычка каршы, башкаручылар һәрвакытта мөрәҗәгатьләрне үтәүгә  җаваплы һәм намуслы карамый.
  Шундый фактларны ачыклау һәм мөрәҗәгатьләрне сыйфатлы итеп, үзвакытында үтәтү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты даими мониторинг алып бара.
   Мониторинг барышында мөрәҗәгатьләрне үтәү вакытын нигезсез күчерү очраклары ачыкланды, шулай ук юл ремонтлау, урамнарны асфальтлау, тротуарлар төзү мәсьәләләре буенча “дәлилле кире кагу” статусын нигезсез бирү фактлары бар. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җаваплы башкаручыларының Васильево бистәсе буенча килгән мөрәҗәгатьләргә җавапсыз каравы аркасында әлеге бистә кешеләренең “Халык контроле”нә, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, шул исәптән социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итүе артты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International