Әлмәттә эш киңәшмәсе

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

  Бүген Әлмәт муниципаль районында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне башкару вакытына багышланган киңәшмә узды.

    Әлмәт муниципаль районы буенча килгән сорауларның күбесе балалар уен мәйданчыкларын төзекләндерүгә кагыла. Уңай хәл ителгән гаризаларның өлеше 71 процент, ләкин киңәшмәдә үтәүнең, башкарылган эшләр буенча аңлатмаларны һәм фотохисапны үзвакытында  урнаштырмауның контроль сроклары бозылу турында билгеләп үтелде. Шикаятьләрне караганда  гражданнарның сәламәтлек саклауга хокукын яклау максатыннан  “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төренә аерым игътибар бирелде, анда һәр мөрәҗәгать каралды, Әлмәт район үзәк хастаханәсенә һәм “Татнефть” медицина частенә бару оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International