Подъездга пандус урнаштыру буенча граждан шикаятен урынга барып тикшерү

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Агымдагы елның 18 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  Казан шәһәренең Хөсәен Мәүлетов урамындагы 48 нче йортның 3 подъездына пандус урнаштыру мәсьәләсе буенча граждан шикаятен һәм дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатен тикшерү максатыннан урынга чыгып тикшерү үткәрде. 
 Тикшерүдә  мөрәҗәгать итүче белән бергә “УютСервис” оешмасы вәкилләре  катнашты, беренче каттан тамбурга төшкәндә  баскыч мәйданчыгында һәм керү юлында пандуслар урнаштыру кирәклеге ачыкланды. Пандус булмау кресло-коляскага утырып йөргән инвалид баланы йөрткәндә ата-анага кыенлык тудыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International