Сәрия Сабурская Чувашстан Республикасы Козловка шәһәрендәге хатын-кызларның 5 нче төзәтү колониясендә булды

2019 елның 15 феврале, җомга

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Чувашстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Надежда Прокопьева белән берлектә  Чувашстан Республикасының Козловка шәһәрендә урнашкан 5 нче хатын-кызлар төзәтү колониясендә булдылар.

   Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Чувашстан Республикасындагы  5 нче төзәтү колониясендә 700 дән артык хатын-кыз тотыла, шуларның 179 ы Татарстан Республикасыннан.

   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил шәхси кабул итү үткәрде, анда аңа 7 хөкем ителүче мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International