Чаллы шәһәрендәге үзәктә чит ил гражданнарын кабул итү

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

   Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре А. Хәлимова белән Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, Татарстан Иҗтимагый палатасының миграция өлкәсендә  эксперты Г. Балафендиева  Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәрендәге чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә тотылучы чит ил гражданнарын кабул итеп, консультацияләр үткәрде.  
    Кабул итү барышында 10 кешегә консультация бирелде. Кайбер мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды. Шулай ук үзәкнең җитәкчесе И.Мәрданов белән чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын тәэмин итү өлкәсендәге агымдагы мәсьәләләр буенча эш киңәшмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International