Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәре шәхси кабул итү вакытында бер гражданнан квартирын су басу турында килгән мөрәҗәгать буенча “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе оешмасы эшен тикшерде. Тикшерү барышында фактлар расланды. Ачыкланган кимчелекләрне бетерү чаралары Вәкаләтле вәкил тарафыннан контрольгә алынды.