“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп карау буенча күчмә эш киңәшмәсе

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

  Бүген, 6 февральдә, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетында  бу районнан “Халык контроленә килгән  мөрәҗәгатьләрне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп карауга контрольлек итү максатыннан күчмә эш киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә шәһәрнең башкарма комитеты  җитәкчесе катнашты. Киңәшмә барышында Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты тарафыннан  “Халык контроле”  эшли башлаган көннән системага килгән мөрәҗәгатьләрнең 87 проценты үтәлүе  ассызыкланды.
   6 февральгә Түбән Кама муниципаль районы буенча системада 6889 мөрәҗәгать бастырылган, шулардан 6016 сы хәл ителгән, 481 мөрәҗәгать буенча эшләр планлаштырылган, 329 гариза дәлилле кире кагылган, 43 гариза эштә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International