Росздравнадзор медицина әйберләре сатып алганда һәм кулланганда нәрсәләр белергә кирәклеген аңлатты

26 декабрь 2018 ел., чәршәмбе

"Минем янга өемә  буыннар дәвалау өчен аппарат сатып алуны тәкъдим итеп ике яшь егет килде, - дип яза Иваново шә  һәреннән пенсионер  Людмила Неговаева. -  Алар белән нәрсә сөйләшкәнемне хәтерләмим, биш мең сумга прибор сатып алганымны гына әйтә алам. Кызым эштән кайткач миңа бөтенләй башка прибор сатуларын аңлатты. Закон ник өлкән кешеләрне менә шулай алдауны тыймый?"

 Мондый мөрәҗәгатьләр  Росздравнадзорга көн саен килә икән. Шулай итеп, барысын да тәртибе белән аңлатабыз.

  Иң мөһиме, шуны истә калдырырга кирәк - өегезгә килгән яки урамда туктаткан, хәтта үз товарының “могҗизалы” үзенчәлекләре турында (әйтик, күп авыруларны дәвалый торган физиотерапевтик прибор яки “гадәти” ингалятор) сөйләү өчен гомум йорт җыелышына чакырган кешеләрдән бервакытта да медицина әйберләре сатып алмагыз. Мондый эшчәнлек законга каршы килә. Сезгә чын медицина әйбере сатсалар да, аның бәясен арттырып саталар.

 Медицина әйберләрен (тонометрлар, глюкометрлар, ортезлар һәм башкаларны) бары  стационар һәм махсус җиһазландырылган сату урыннарында  - даруханәләрдә, даруханә пунктларында һәм башка сәүдә нокталарында сатарга мөмкин. Даруханәләрдә һәм кибетләрдә медицина әйберләре  сату алды әзерлеге уза: аларны төрәләр, тышкы билгеләре буенча сыйфатын тикшерәләр. Анда гадәттә гарантия дә бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования