Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышы

25 декабрь 2018 ел., сишәмбе

“2018 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” доклад бүлекләре проекты бүген  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  Эксперт советы утырышында тикшерелде.  Сәрия Сабурская  агымдагы елда гражданнар мөрәҗәгатьләренә йомгак ясады, мөрәҗәгатьләрне анализлау шуны күрсәтте,  иң күп мөрәҗәгатьләр узган елдагы кебек быел да,   коммуналь-торак хуҗалыгы һәм торак  өлкәсендә  кеше хокукларын саклау һәм яклау мәсьәләләре буенча килә (23,49%).  Тулаем алганда гражданнар мөрәҗәгатьләре социаль блогы  40,9 процент тәшкил итте, шул исәптән социаль яклауга          һәм социаль тәэминатка гражданнар хокукларын яклау – 10,91%,  сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә  гражданнар хокукларын яклау –4,84%, белемгә хокукларны саклау – 1,64%.

 2018 елда Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең торышы белән Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева таныштырды.

  Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов  2014-2018 елларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Стратегияне тормышка ашыру турында доклад тәкъдим итте.

 Эчке эшләр министрлыгының  мәҗбүри тоту урыннарына һәм эчке эшләр органнарына алып килгәндә гражданнар хокукларын тәэмин итү турында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары Алексей  Завгороднев сөйләде.

  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе учреждениеләрендә кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау турында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы Эдуард  Хиалеев  чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования