Һәркемнең лаеклы торакка хокукы булуын исәпкә алып, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү мониторингы барышында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил системаның баш модераторы буларак, бу өлкәдә кеше хокуклары саклануга аерым игътибар бирә.
Агымдагы елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Капиталь ремонт” төрендә 226 мөрәҗәгать басылды, шуларның 180 енә “Гариза хәл ителде” статусы бирелде.
Әлеге мәсьәләләр Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе белән берлектә эш киңәшмәләрендә һәм очрашуларда күп тапкыр каралды.