Кеше хокуклары буенча республиканың муниципаль районнарында Бердәм дәрес

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы буенча Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә  Россия мәктәпләре укучылары өчен  кеше хокуклары буенча Бердәм дәрес  үткәрү планлаштырылды. Бердәм дәрес – безнең илебезнең яшь гражданнарында хокукый культура формалаштыруга юнәлтелгән чаралар сериясе.

   Бөтен республикада  кеше хокуклары буенча Бердәм дәрес уза.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Питрәч бистәсе мәктәбендә кеше хокуклары буенча Бердәм дәрес үткәрде. Укучыларга  Кеше хокуклары Гомум декларациянең, 2018 елда кабул ителүенә 25 ел тулган Россия Федерациясе Конституциясенең роле,  кеше һәм граждан хокуклары системасы, аларны яклау ысуллары турында сөйләп, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкилнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары  буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек  ярдәмчеләре  муниципаль районнарның мәгариф учреждениеләрендә  лекцияләр үткәрәләр, мәктәп укучыларын  кеше хокуклары принциплары, омбудсман  институты  барлыкка килү тарихы, безнең республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге белән таныштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International