Хокукый мәсьәләләр буенча “кайнар элемтә” йомгаклары

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

2018 елның 10 декабрендә халык өчен  хокукый мәсьәләләргә кагылышлы  “кайнар элемтә” булды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  Татарстан Республикасында  гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 80 нән артык кешегә консультация бирделәр.

 Күп кенә сорауларны  шалтыратулар вакытында ук хәл итәргә мөмкин булды – гражданнарга хокукый консультация бирелде, законнар нормалары аңлатылды, ләкин күп кенә сораулар  җентекләбрәк өйрәнүне сорый, шунлыктан алар тикшереп, хәлне ачыклау өчен эшкә алынды.

 Гражданнар төрле сораулар  белән мөрәҗәгать итәләр, җир һәм эш бәхәсләре, пенсия һәм льготалар белән тәэмин итү буенча күп мөрәҗәгатьләр булды. Суд чыгарган карарлар белән ризалашмау һәм инвалидларны техник тернәкләндерү чаралар белән тәэмин итү буенча сораулар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International