Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 6 кешене кабул итте. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре алга таба эшләү өчен эшкә алынды. Бауман урамында озак вакыт су булмау проблемасы турында белдергән пенсионерка мөрәҗәгате буенча Вәкаләтле вәкил урынга чыгып тикшерү үткәрергә карар кылды. Кайбер мәсьәләләр дәүләт хакимияте органнары белән бергәләп хәл итүне таләп итә, шунлыктан ирле-хатынлы Б.лар ның җиргә кагылышлы мәсьәләсен Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе вәкилләре белән берлектә тикшерәчәкләр.