“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Балалар бакчалары” төре

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Балаларның мәктәпкәчә яшьтәге белем алуга хокукларын тәэмин итү максатыннан гражданнардан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына “Балалар бакчалары төре” буенча килгән мөрәҗәгатьләр, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең даими контролендә. Агымдагы елда әлеге төр буенча 204 гариза бастырылды, шуларның 124 енә “Гариза хәл ителде”, 19 ына “Планлаштырылган” статусы бирелде.

 

Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше Казан шәһәренә - 97 гариза, Чаллы шәһәренә - 26 гариза, Әлмәт шәһәренә - 21 гариза, Түбән Кама шәһәренә - 13 гариза, Бөгелмә шәһәренә - 11 гариза туры килә.

 

Әлеге төр буенча гражданнар нигездә балалар бакчасына ремонт кирәклеге, уен мәйданчыклары, веранда, коймалар, асфальт, тротуарлар, яктырту торышы яхшы булмаганлыктан балалар бакчалары территорияләрен төзекләндерү,  уңайлы тирәлек булдыру, балалар өчен уңайлы шартлар: ут, су булмау проблемалары белән мөрәҗәгать итә.

 

Агымдагы елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан  республиканың муниципаль районнарында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне үтәүгә багышланган зона һәм эш киңәшмәләрендә берничә тапкыр каралган мөрәҗәгатьләр уңай хәл ителде. 

 

Әлмәт муниципаль районының “Шатлык” балалар бакчасын капиталь төзекләндерү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Мөрәҗәгать  итүче системага 2017 елның мартында ремонт үткәрүне сорап  кергән иде.

 

Түбән Кама муниципаль районы буенча 2017 елда “Ромашка” балалар бакчасы бинасына ремонт үткәрүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Быел Каенлы авылындагы әлеге бакчаның түбәсе ремонтланды, тәрәзәләре алыштырылды.

 

Түбән Кама муниципаль районы буенча агымдагы елда «НШДС 17» бакчасына косметик ремонт үткәрелде, түбәсе капиталь төзекләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International