Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан бүлеге белән бергә үткәргән “Хокукый ярдәм көне”

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

“Хокукый ярдәм көне”ндә консультация сорап 43 кеше мөрәҗәгать итте, алар торак-коммуналь хуҗалыгы, пенсия белән тәэмин итү, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, җинаять эшләрен тикшерү, аварияле торактан күчерү, салым, мирас мөнәсәбәтләренә кагылышлы иде.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә телдән аңлатмалар бирелде, берничә мөрәҗәгать буенча бәхәсле хәлләрне чишү өчен суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды. Күп гражданнар кабул итү барышында оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International