Гражданнарны кабул итү

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Сәрия Сабурская  чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте, анда дәүләт хокук сакчысына 10 граждан мөрәҗәгать итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре җир, субсидияләр алу, суд карарларын үтәмәү, шулай ук ата-ана хокукларын торгызуга кагылышлы иде.

   

Вәкаләтле вәкил адресына килгән сораулар кабул итү вакытында турыдан-туры хәл ителде, гариза бирүчеләргә кирәкле консультацияләр һәм аңлатмалар бирелде. Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча Вәкаләтле вәкил алга таба эшләү өчен профиль ведомстволар адресына җибәрү турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International