Вәкаләтле вәкил омбудсманнарның Азия берлеге Директорлары Советының еллык утырышында катнаша

30 октябрь 2018 ел., сишәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты эшчәнлегенең бер юнәлеше – гражданнар хокукларын яклауда һәм хокукый культураны үстерү өлкәсендә  республиканың халыкара элемтәләрен ныгыту.

   2016 елдан Сәрия Сабурская омбудсманнарның Азия берлеге Директорлары Советы әгъзасы булып тора.

   Бүген Баку шәһәрендә  чираттагы еллык утырыш уза. Анда 9 илдән килгән хокук саклаучылар берлекнең алга таба планнарын тикшерә. Президент, Вице-президент һәм  Директорлар Советы әгъзаларын сайлау процедурасына, гаризалар бирү срокларына, шулай ук документларны тикшерү һәм сайлаулар үткәрүгә зур игътибар бирелде. Директорлар Советының гамәлдәге Советы 2015 елда Пакыстанда Генераль Ассамблея утырышы кысаларында сайланган иде һәм берлекнең уставы нигезендә кабаттан 2019 елда сайланырга тиеш.

  Иран Ислам Республикасы Директорлар Советына берлек әгъза-илләре омбудсманнары Аппаратлары хезмәткәрләрен һәм студентларны укыту, тәҗрибә уртаклашу максатыннан  Генераль Инспекция оешмасы оештырган  Академия эшчәнлеге турында хисап тотты. Сәрия Сабурская  хокукый культураны үстерү өлкәсендә  хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады, катнашучыларга Казан федераль университетында уңышлы эшләп килүче “Кеше хокукларын халыкара  яклау” Магистр программасы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования