Мрөәҗәгать буенча урынга чыгып тикшерү

2018 елның 26 октябре, җомга

26 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре   тикшерү изоляторында тотылган Г. мөрәҗәгате буенча  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстандагы идарәсенең 2 нче тикшерү изоляторында булды.

   Тикшерүдә булган Г. тоту шартларына һәм хакимият гамәлләренә шикаять белдермәде.

  26 октябрьдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең “Гвардейский” бүлегендә булды. Ул  граждан М.ны полиция бүлегендә тоту вакытында су һәм азык бирмәүләре турында  Ш. мөрәҗәгате буенча  тикшерү үткәрү максатыннан килде.

 Россия Эчке эшләр министрлыгының  Казан шәһәре буенча идарәсенең 12 нче «Гвардейский»  бүлеге вәкиле белән сөйләшү барышында  гариза бирүченең дәлилләре расланмады.

   Тикшерү барышында   граждан М. өчен азык-төлек  кабул итүдән баш тартулары да расланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International