“7 нче шәһәр клиник хастаханәсе” сәламәтлек саклау учреждениесенең “1 нче бала тудыру йорты”нда күчмә киңәшмә

25 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 25 октябрендә  гражданнарның  сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәме күрсәтүгә хокукларын саклауны тәэмин итү өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,  Казан шәһәренең  “7 нче шәһәр клиник хастаханәсе” сәламәтлек саклау учреждениесенең “1 нче бала тудыру йорты”нда  социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау учреждениесе эше турында аннан кулланучылардан  килгән  хәбәрләргә үзвакытында җавап бирү һәм басылган мөрәҗәгатьләрне  сыйфатлы карауга контроль максатыннан күчмә киңәшмә оештырды. Анда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе, шулай ук “7 нче шәһәр клиник хастаханәсе” сәламәтлек саклау учреждениесенең 1 нче бала тудыру йорты” вәкилләре катнашты.

  Медицина учреждениесендә булганда  пациентлар белән әңгәмәләр үткәрелде, узган 2016 ел белән чагыштырганда  пациентларның медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына, пациентларны кабул итүне оештыруга күбрәк зарлануы билгеләп үтелде, 2018 елда күбрәк шикаятьләр табибларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылып булмауга кагыла. Шул ук вакытта бала тудыру йорты адресына килгән шикаятьләрнең  соңгы вакытта ике тапкыр кимүе, медицина персоналы һәм җитәкчелекнең пациентларга ныклап булышырга теләве билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования