Идел буе федераль округындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

18 сентябрьдә Саратов шәһәрендә  Идел буе федераль округындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы узды.

Төп көн тәртибе өлкән гражданнар хокукларын яклау иде.

“ Безнең ил халкының шактый өлешен  физик һәм психологик халәте үзенчәлекләре аркасында еш кына кайгырту, җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә аерым  мөнәсәбәт таләп ителүче гражданнар алып тора  һәм аларның мөмкинлекләре ягыннан башка гражданнар белән тигез дәрәҗәдә  тәэмин итү өчен өстәмә  шартлар булдыру сорала” – дип билгеләп үтте Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова. Федераль омбудсман сүзләренә караганда, Россиядә өлкән гражданнарны  дәүләт яклавы тәэмин ителә, социаль хезмәтләр системасы  җәелдерелә, дәүләт пенсияләре, пособиеләр һәм социаль яклауның башка гарантияләре   билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International