Иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне”

2018 елның 24 августы, җомга

Бүген  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә  “Хокукый ярдәм көне” кысаларында 25 тоткын кабул ителде, алар суд карарлары белән риза булмау, пенсия белән тәэмин итү, документларны торгызу, милек теркәү, суд тәртибендә аерылышу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.
  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә тотылучы затларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча Казан прокуратурасы, “Татарстан Республикасы буенча Баш медико-социаль экспертиза бюросы” оешмасы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, Адвокат палатасы, Нотариаль палата, 16 нчы медицина часте, Татарстан Республикасы Иҗтимагый  күзәтү комиссиясе, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе вәкилләре консультация бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International