Суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча уртак кабул итү

2018 елның 24 августы, җомга

Бүген, 2018 елның 24 августында, Сәрия Сабурская  Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Эльвира Лабашова белән бергә гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә 13 граждан булды, алар акча алу буенча суд карарларының үтәлмәвенә һәм суд приставлары- башкаручыларның эшләмәвенә зарланды.

  Моннан тыш, 6 муниципаль район кешеләре  Вәкаләтле вәкилгә һәм баш суд приставы урынбасарына «Skype» программасы аша  видеоэлемтә буенча мөрәҗәгать итте.

   Уртак кабул итүгә нәтиҗә ясап, Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  башкару производствосын  тормышка ашыру барышында килеп туган, гражданнарның хокукларын үтәү буенча  чаралар күрү максатында гражданнардан кергән  сорауларны оператив хәл итүдә бергәләп эшләүнең мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International