16 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында эксперт советы утырышы булды.
Эксперт совет утырышында вакытлыча тоту изоляторларында тотылучы затларга медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук ВИЧ, наркотик матдәләр, психотроп матдәләр куллануга тест үткәрү һәм телемедицина технологияләре куллану перспективалары тикшерелде.
Утырыш йомгаклары буенча конкрет тәкъдимнәр эшләнде, алар эксперт советы утырышы беркетмәсенә беркетелде һәм шушы проблемалар белән кызыксынган барлык ведомстволарга һәм оешмаларга җибәреләчәк.