Вәкаләтле вәкил «Skype» программасы аша гражданнарны кабул итте

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Бүген, 2018 елның 14 августында, Сәрия Сабурскаяга «Skype» программасы аша Менделеев һәм Яшел Үзән районнарында яшәүче 4 кеше мөрәҗәгать итте.

 Гражданка С.  Вәкаләтле вәкилгә  Россия Җәзаларны үтәтү федераль  хезмәтенең Чувашстан Республикасындагы учреждениесендә җәза үтәүче туганын сәламәтлеге начараю сәбәпле аны тоту урынын үзгәртү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Вәкаләтле вәкил  алга таба әлеге мәсьәләне хәл итү өчен хатын-кызлар колониясенә барып, аның туганы белән очрашырга, аңа медицина ярдәме күрсәтү шартлары белән танышырга карар итте.

  Видеокабул итү вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гражданка А.  торак шартларын яхшырту турында мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче ятим балалар төренә кергәнлектән һәм биш балигъ булмаган бала тәрбияләүче буларак,  әлеге гаилә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган  күп балалы гаиләләрне  торак белән тәэмин итү республика программасына ярашлы рәвештә торак алуга субсидия бирү  мөмкинлегенә ия. Вәкаләтле вәкил гражданка А. га фатир алуга  чиратка  басу өчен “Яшел Үзән шәһәре  муниципаль торак фонды һәм торак сәясәте идарәсе”нә мөрәҗәгать итәргә кушты. Ятим бала буларак торак алу мөмкинлеген дә өйрәнергә әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International