Татарстанда армиядә хезмәт итәргә киткән егетләрнең эш урыннарын сакларга телиләр

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

2018 елның җәй башында федераль хөкүмәт Хезмәт кодексына һәм “Хәрби бурыч турында” законга үзгәрешләр кертү турындагы законпроектына  уңай заключение бирде. Документта хәрби яки альтернатив хезмәткә чакырыла торган кешеләрнең  армиядә хезмәт иткән вакытта һәм ул тәмамлангач өч айга кадәр эш урыннары саклану турында хәбәр ителә. Төзәтмәләр контракт белән хезмәт итүчеләргә кагылмый.

  6 августта хөкүмәт йортында  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәттә булган егетләрнең алар хезмәт иткән вакытта эш урыннарын саклау буенча чаралар эшләү бурычын куйды. Аны Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендәге  эшче төркем тормышка ашырырга тиеш. Эшче төркем составына хәрби комиссариат вәкилләре һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская керде.

  Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзләренчә, эш урынын ныгыту мөмкинлеген оешманың коллектив килешүенә язарга планлаштыралар. “Хәзер Президент кушуы буенча әлеге нечкәлекләрне дә исәпкә алалар”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International