Гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын тәэмин итү максатыннан киңәшмә

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре буенча Татарстан Республикасында урнашкан медицина учреждениеләре эшенә кагылышлы шикаятьләр килү дәвам итә. Моннан тыш,  гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина хезмәтенә хокукларын  яклау максатыннан  без социаль челтәрләрдән кулланучылардан  медицина учреждениеләре эшенә килгән белдерүләрне өйрәнү үткәрәбез.

 Әлеге эш нәтиҗәсендә шул ачыкланды, соңгы вакытта күп шикаятьләр “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына һәм социаль челтәрләргә Казан шәһәренең 10 нчы сырхауханәсе буенча килә.

 Агымдагы елның 9 августында гражданнарның  сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын тәэмин итү өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил   Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе, шулай ук Казан шәһәренең 10 нчы сырхауханәсе вәкилләре белән 10 нчы шәһәр сырхауханәсендә киңәшмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International