Авыр хәлдә калган кешеләргә бушлай юридик ярдәм

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

“Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге”  коммерциячел булмаган оешмасы тормышка ашыра торган “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” социаль проекты кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә  авыр хәлдә калган кешеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтә. 

  Бүген, 2018 елның 9 августында, 5 кеше Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәренә хокукый консультация сорап мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый сораулар буенча тиешле аңлатмалар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International