“Халык контроле”нең 2018 елның беренче яртыеллык эшенә йомгак ясалды

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 2018 елның 2 августында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында видеоконференция режимында  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының  беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясалды.  

   Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары  җитәкчеләре (төрләр модераторлары), муниципаль берәмлекләр башлыклары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре  башкарма комитетлары  җитәкчеләре һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының җаваплы башкаручылары катнашты.

 Башкарма хакимияте органнары (төрләр модераторлары) һәм җирле үзидарә органнары һәр мөрәҗәгатьне игьтибар белән караса да, системага килүче мөрәҗәгатьләрнең саны ай саен арта бара. Агымдагы елның беренче яртысында  30886 белдерү  бастырылган, бу узган 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 24 процентка күбрәк.

  Киңәшмәдә системаның баш модераторы  Сәрия Сабурская республиканың башкарма хакимияте органнары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләренә, төрләр модераторларына, шулай ук  Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы башкаручыларына мөрәҗәгатьләрне карау буенча эшне киметмәскә,  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатына һәм вакытына аерым игьтибар бирергә кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International