Психоактив матдәләр бәйлелегенә эләккән хөкем ителүчеләрне тернәкләндерүгә багышланган эш киңәшмәсе

2018 елның 27 июле, җомга

2018 елның 30 мартында психоактив матдәләр бәйлелегенә эләккән хөкем ителүчеләрне тернәкләндерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әлеге юнәлештә эшләү өчен эшче төркем оештырылган иде. 2018 елның 26 июлендә Россия Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  19 нчы төзәтү колониясендә психоактив матдәләр һәм наркотиклар бәйлелегенә эләккән хөкем ителүчеләрне тернәкләндерү  мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә узды, аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештырды.

 Исегезгә төшерәбез, киңәшмәдә катнашучылар Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләре базасында   Татарстан Республикасында  махсуслашкан “адаптация” отрядлары төзү  буенча проектны тормышка ашыру  мәсьәләләрен тикшерделәр. Алар  тернәкләндерү узучы затларның  психоактив матдәләр кулланып  җинаять эшләү куркынычын киметүгә һәм тернәкләндерүгә булышлык итәргә тиеш.  

  “ Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе 19 нчы төзәтү колониясе базасында  наркотиклардан һәм психоактив матдәләрдән бәйлелек булган хөкем ителүчеләрне тернәкләндерү регламенты”  проектында катнашу ирекле һәм  әлеге проектта катнашучының наркология исәбенә куелуга ризалык бирүен һәм проектта катнашу вакытында  башка тоткыннардан аерым торуын күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International