Табибка электрон язылу сервисы

23 июль 2018 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында  республика халкы арасында табибка электрон язылу сервисының популяр булуын билгеләп үтәләр. Ел башыннан татарстанлылар  “Табибка язылу» электрон хезмәтеннән 6 миллион тапкыр файдаланганнар.

 Табибка язылуда электрон сервислар эшенә кагылышлы сораулар белән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына (“Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре) мөрәҗәгать итәргә була. Расписание булмау яки табибның буш вакыты булмауга кагылышлы шикаятьләр дә кабул ителә. “Халык контроле” аша гариза бирү өчен хастаханәнең номерын, участок номерын, табибның белгечлеген күрсәтергә кирәк.

  Агымдагы елның 1 гыйнварыннан “Халык контроле” мәгълүмат системасының “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре буенча 904 шикаять килгән, шуларның 806 сы буенча чаралар күрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования