Татарстан егетләре беренче булып “Эра” хәрби технополисы составына керә

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Татарстан хәрби  комиссариаты “Эра” инновацион технополисына хезмәт итәргә егетләр җибәрүчеләрнең беренчесе булды. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны  тантаналы озату 2018 елның 4 июлендә булды.

  “Безнең егетләр Ватаныбызның төрле почмакларында хезмәт итә һәм аларның командирларының сүзләренә караганда – алар нык әзерлекле һәм җаваплырак. Хәрби форма киюегезгә горурланыгыз һәм аңа тап тешермәгез. Республика җитәкчелеге һәм хәрби комиссариат  безнең хәрби хезмәткә чакырылучылар Татарстанның иң яхшы традицияләрен генә алып, намуслы һәм зирәк булырлар дип ышана,” – дип белдерде Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәрби хезмәткә китүчеләргә  теләкләрен җиткерде.

«Бу сезнең өчен дә, әти-әниләрегез өчен дә җитди чор. Әти-әниләрегезнең барысы да яхшы булыр, дип көткәне аклану, бик мөһим. Мин ел саен хәрби частьларда булам, хезмәт итүчеләр белән очрашам. Хәзер хезмәт тыныч үтсен өчен күп эшләнелә, барысы да хезмәт итүче егетләргә карата хокук бозулар булмасын өчен эшләнә,” – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International