Гражданнарны шәхси кабул итү

2018 елның 22 июне, җомга

 Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү  һәм аларга хокукларын һәм  законлы мәнфәгатьләрен торгызуда булышу – Вәкаләтле вәкил Аппараты эшчәнлегендә мөһим юнәлеш.

 2018 елның 22 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.
 Дәүләтнең хокук сакчысына  7 граждан мөрәҗәгать итте. 
 Гражданнар ятим балаларның торак шартларын яхшырту һәм торак йортларга капиталь ремонт үткәрү проблемасы белән килгән. Шулай ук  Казан шәһәре муниципаль берәмлеге генераль планын раслаганда торак йортларны күчерү мәсьәләсе белән дә мөрәҗәгать иттеләр.
 Вәкаләтле вәкил адресына килгән сораулар кабул итү барышында ук хәл ителде – мөрәҗәгать итүчеләргә  кирәкле консультация һәм аңлатмалар бирелде, берничә сорауны вәкаләтле вәкил үз контроленә алды. Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча Вәкаләтле вәкил  алга таба эшләү өчен профиль ведомстволарга җибәрергә карар итте, шул исәптән Казан шәһәре йортларына капиталь ремонт үткәрүгә кагылышлы эш киңәшмәсе үткәрергә булды.
 Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  халыкны сишәмбе көнне  (843) 236-41-80  (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны  аша алдан язылу буенча кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International