Чаллы шәһәрендә “Гражданнарның хезмәткә хокукларын саклау” темасына семинар-киңәшмә үтте

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

хокук  һәр кеше өчен өстенлекле хокукларның берсе булып тора. Даими эшебез, яхшы хезмәт хакыбыз булса без иртәгесе көнгә ышаныч тоябыз.

 Еш кына тормышта  эш бирүчегә яки хезмәткәргә  хезмәт законнары нормаларын аңлау шактый авыр булган хәлләр дә очрый, аларга квалификацияле ярдәм таләп ителә.

 18 июньдә Чаллыда  “Гражданнарның хезмәткә хокукларын саклау” темасына семинар-киңәшмә үтте. Анда эш бирүчеләрнең кадрлар һәм хисап хезмәтләре вәкилләре катнашты, аларга хезмәт  законнарына кагылышлы аңлатмалар бирелде.

 Семинар-киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  ассызыклавынча, эшнең күпкырлы булуына карамастан, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә  кеше хокукларын яклау һәм саклау  темасына аерым игътибар бирелә. Практика күрсәткәнчә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килә торган мондый  шикаятьләр  ел саен  торак хокукларын бозу турындагы шикаятьләрдән генә калыша.

  “ Ел саен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кеше хокукларын саклау турындагы докладында  иң төп темаларның берсе – хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә кеше хокукларын саклау. Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан әлеге темага  аерым игътибар бирелә. Практика күрсәткәнчә, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә хакимиятнең төрле органнарына килүче шикаятьләр саны кызганычка каршы, ел саен арта”-   дип ассызыклады Сәрия Сабурская. 

 Ул шулай ук гражданнарны кабул иткәндә кайбер җитди проблемалар ачыклануын әйтте. Әйтик,  Чаллыда, кешеләрне кабул итү вакытында   эштән азат итүнең законлы булу-булмавы, эш вакыты режимы, хезмәт стажын исәпләү, “Хезмәт ветераны” исеме бирүгә кагылышлы сораулар  кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International