Вәкаләтле вәкилнең Алексеевский муниципаль районына эш сәфәре

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

13 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Алексеевский муниципаль районына килде.

  Беренче эш итеп Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында гражданнар үзләрен борчыган сорауларны бирә, консультация ала һәм язмача гариза тапшыра алды. Аларны торак һәм социаль мәсьәләләр кызыксындырды. Мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле җаваплар бирелде. 

 Шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевский районы бүлегенең вакытлыча тоту изоляторында  һәм сәламәтлек саклау учреждениесендә булды.

 Эш сәфәре Татарстан Республикасы профиль министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында  торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча халыкка хокукый ярдәм күрсәтүгә багышланган җыелыш белән төгәлләнде. Районның коммуналь  хезмәтләре вәкилләре алдында  Рөстәм Хәкимов – Татарстан Төзелеш һәм архитектура министрлыгы вәкиле,  Дмитрий Романов –  “Коммуналь-торак хуҗалыгы өлкәсендә  җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” башкарма директоры һәм  Назиф Фатыйхов – “Татарстан Республикасында күп квартирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар берлеге” төбәк  коммерциячел булмаган партнерлыгы үзкөйләүле оешма директоры  чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International