2018 елның 28 маена чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә 138 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат тотыла.
Хокукый ярдәм сорап 17 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат мөрәҗәгать итте.
Кабул итү барышында Россия Федерациясе чикләреннән мәҗбүри административ чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза билгеләү турында суд карарлары кабул ителгән 17 гражданның мөрәҗәгатьләре өйрәнелде. Алар мәҗбүри чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза билгеләү турында суд карарларыннан, вакытлыча тоту үзәгендә озак тотуларыннан канәгать булмауларын белдерде.
Эчке эшләр министрлыгының чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә яшәү шартларына һәм туклануга кагылышлы шикаятьләр булмады.
Автор: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, «Юридик клиника» оешмасы җитәкчесе - Гулия Балафендиева.