«Кеше хокуклары өлкәсендә хокукый агарту һәм белем бирү: заманча Россия тәҗрибәсе һәм перспективалары» темасына Бөтенроссия фәнни-методик конференция

2018 елның 22 мае, сишәмбе

2018 елның 22 маенда   О.Е. Кутафин исемендәге университетта (МГЮА) Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  теләктәшлегендә  «Кеше хокуклары өлкәсендә  хокукый агарту һәм белем бирү: заманча Россия тәҗрибәсе һәм перспективалары” Бөтенроссия фәнни-методик конференциясе уза.

 Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская  Бөтенроссия конференциясендә  «Хокукый агарту һәм белем бирү: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тәҗрибәсе» дигән темага чыгыш ясады

« Үз хокукларыңны белү –  аларны саклауга фундаменталь гарантияләрнең берсе. Хокукый культура халык культурасының   җәмгыятьтәге хокукый тормышы сыйфатын, социаль төркемнәр, җаваплы вазифадагы затлар, һәр индивид, шулай ук гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауны дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте гарантияләве дәрәҗәсен билгелүче өлеше булып тора», - дип ассызыклады  Сәрия Сабурская.

 Вәкаләтле вәкилнең хокукый агарту буенча эш формалары:

 “Хокукый ярдәм көне”   ай саен Россия Пенсия фондының Казан шәһәре районнарында да, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында да үткәрелә. Ел саен 600 гә якын граждан консультация ала.

 Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә  мәҗбүри тоту урыннарындагы  затлар өчен “Хокукый ярдәм көннәре”.

Вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” темасына  күчмә дәресләре. Әлеге чаралар барышында  Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның ата-аналарына  хәрби хезмәт узу нигезләре, хәрби хезмәктәрләрнең хокуклары һәм бурычлары, хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау механизмнары турында актуаль мәгълүмат җиткерә.

 

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен социаль әһәмиятле темаларга  “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре.

 “Хокукый белемнәр мәктәбе” һәм “Хокукый ярдәм көне” элементларын үз эченә алган “Торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча  хокукый ярдәм көннәре” проекты.

  2017 елда шундый форматта 1000 кеше катнашында 6 чара үткәрелде. Агымдагы елда әлеге чаралар республиканың ике муниципаль районында үткәрелде, 200 дән артык кеше катнашты.

  Бизнес-җәмәгатьчелек, республиканың зур оешмалары һәм предприятиеләренең кадрлар  бүлекләре  хезмәткәрләре һәм хисапчылар өчен хезмәт законнарының актуаль мәсьәләләре буенча  семинар-киңәшмәләр.

 2018 елның беренче кварталында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә  “Хокукый марафон”  социаль проектын тормышка ашыра башлады, ул урыннарда яшәүче халыкка бушлай һәм уңайлы юридик ярдәм күрсәтүгә, Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне хокукый агартуга, шулай ук халык арасында хакимияткә ышаныч дәрәҗәсен һәм дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының абруен күтәрүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International