Сәрия Сабурская Севастопольдә Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашты

2018 елның 15 мае, сишәмбе

 Хәрби хезмәткә чакырылучыларның  хокукларын бозу фактларын тиз арада хәл итү, булдырмау һәм күзәтчелек итү максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская  “Сәмум” ракета корабында хезмәт итүче  Татарстан егетләре белән очрашты. Корабта Вәкаләтле вәкил  ашханәне, камбузны, моряклар ял итә торган бүлмәне карады. Хәрби хезмәткәрләрдән шикаятьләр кермәде, егетләр Вәкилгә диңгезгә чыгу тәэсирләре, тулаем алганда хезмәт итүләре хакында яратып сөйләделәр.

 Севастопольгә эш сәфәрендә Татарстан омбудсманы  шулай ук Кара диңгез флоты командующиеның шәхси состав буенча урынбасары Юрий Ореховский белән очрашып, аның белән Татарстан егетләренең хезмәт итү шартлары, шулай ук аларның хокукларын һәм ирекләрен саклау һәм яклау мәсьәләләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International