Инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен массакүләм физкультура дәресләре оештыру мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы

2018 елның 20 апреле, җомга

19 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен массакүләм физкультура дәресләре оештыру мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрде.

 Моңа  инвалидларның “Олимп” физкультура-иҗади шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе М.Г.Галләмованың инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен массакүләм физкультура дәресләрен оештыруны сораган мөрәҗәгате сәбәпче булды.

“Түгәрәк өстәл” кысаларында  билгеләнгән проблемаларны конструктив тикшерү булды, “Олимп”  инвалидлар оешмасына  булышлык күрсәтү  каралды, шулай ук Казан шәһәренең һәр районында, алга таба бөтен Татарстанда  инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен  массакүләм физкультура дәресләре оештыру мәсьәләсен карау турында карар кабул ителде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча   башкарма хакимият органнарына һәм мәгариф оешмаларына  конкрет тәкъдимнәр белән беркетмә төзеләчәк.

Мәсьәлә Вәкаләтле вәкил контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International