Казан шәһәрендә җир асты һәм җир өсте кичүләрендәге лифт җиһазлары тикшерелде

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре “Уңайлы тирәлек” төре буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында бастырылган гаризаларда күрсәтелгән, Казан шәһәре җир асты һәм җир өсте кичүләрендә  инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнә торган төркем өчен җиһазландырылган лифт җиһазларының куллану мөмкинлеге һәм эш сәләте мәсьәләләре буенча урынга чыгып тикшерүләр үткәрде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча  Казан шәһәренең җир асты һәм җир өсте кичүләрендә лифт җиһазларын тоту һәм файдалану буенча кимчелекләрне бетерү максатында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җаваплы башкаручылары белән эш киңәшмәсе үткәрү планлаштырылды. Әлеге мөрәҗәгатьләрне  үтәү системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International