Лениногорский районында киңәшмә

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

11 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Лениногорск муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Людмила Наумова Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге киңәшмәсендә катнашты, анда бүлекнең агымдагы елның 1 кварталы йомгаклары тикшерелде.

Киңәшмәдән соң шәһәр прокуроры юстиция киңәшчесе Сергей Парамонов белән эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоту изоляторы һәм махсус кабул итү бүлмәсен карадылар. Камераларда 5 тикшерү буенча кулга алынган кеше, шул исәптән 1 хатын-кыз, 6 административ кулга алынучы тотылган. Шартлар яхшы, 2017 елда вакытлыча тоту изоляторында капиталь ремонт ясалган. Кулга алынучылардан шикаятьләр булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International