Татарстанда язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итә

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Армиягә китәр алдыннан хәрби хезмәткә  чакырылучы  медицина тикшеренүе, өстәмә тикшеренү, чакырылыш комиссиясе кебек чараларны үтәргә тиеш. Беренче ике этапта табиблар яшь кешенең хезмәт итәргә сәламәтлеге яраклымы икәнен белү өчен тикшерү үткәрәләр. Карар кабул иткәнче, хәрби хезмәткә чакырылучы хезмәткә чакыру турында карарны тыңлау өчен хәрби комиссариаттагы чакырылыш комиссиясе утырышына җибәрелә.

Шунысын да әйтергә кирәк, республикада һәр чакырылыш комиссиясе составына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе  кергән, ә Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Президенты рәис булган республика чакырылыш комиссиясе әгъзасы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International