Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Иҗтимагый советы утырышы

2018 елның 6 апреле, җомга

5 апрельдә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче төзәтү колониясендә җинаять-башкару системасы эшчәнлеге проблемаларына багышланган Иҗтимагый Совет утырышы узды.  

         Махсуслашкан «адаптацион  отряд» бинасы блокларга бүленгән, анда ике катлы караватлар, тумбочкалар булган торак зонасы, санузелы булган аерым бүлмә, хөкем ителгәннәр белән эшләү өчен бүлмә бар. Бүлмәләргә ремонт ясалган.

         Әлеге экспериментның төп бурычы – хөкем ителгәннәрне тормыштагы иреккә җайлаштыру өчен  максатка юнәлтелгән шартлар тудыру.

          Махсуслашкан «адаптацион  отряд»ка  хөкем ителгәннәрне җыю махсус комиссия нәтиҗәләре буенча узган.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында  иректән мәхрүм итү урыннарында һәр икенче хөкем ителгән кеше җәзасын үтәгән. Узган елны гына да  бер ел элек азат ителгән 800 якын кеше кабат рәшәткә артына утырган.

Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Дмитрий  Богданов катнашты.

 Сария Харис кызы махсуслашкан “адаптацион отряд” кысаларында  психоактив матдәләргә бәйле затларны тернәкләндерү һәм социаль яраклаштыру буенча өстәмә эш алып барырга тәкъдим итте. Бу уңайдан психоактив матдәләргә бәйле затлар өчен Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә  махсуслашкан “адаптацион отряд” төзү турында тәкъдим булды.

Сәрия  Сабурская әлеге тәкъдимне тормышка ашыру өчен Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә  белгечләрнең бергәләп эшләве турында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү төзү турындагы мәсьәләне карау кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International