Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2017 елда кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау турында еллык доклад белән чыгыш ясады

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

  2017 елда  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  гражданнардан 3985  мөрәҗәгать кергән. Иң күп мөрәҗәгатьләр – гражданнарның торакка хокукларын тормышка ашыруга кагыла (793), социаль тәэмин итү һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә  шактый күп (462), суд карары белән риза булмау турында  - 300 һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән зарланып  271  шикаять керде, медицина хезмәте күрсәтү (215)  һәм мәгариф мәсьәләләре буенча  (205) мөрәҗәгатьләр саны артты.

 Хезмәткәрләр белән законда билгеләнгән  гарантияләрне тәкъдим итүдән читләшеп,  нигезсез гражданлык-хокукый  килешүләр (хезмәт күрсәтү һәм башкалар)  төзү  практикасы дәвам итү зур борчу уята. Кешене шулай эшкә алу  аны гарантияләрдән һәм компенсацияләрдән, шулай ук хезмәтне  тулысынча яклау һәм шуның белән бәйле социаль хокукларны  яклау мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

  Хәзерге заман кешесенең тормышын  аның торакка хокукларын  гамәлгә ашырудан башка  күз алдына китереп булмый, дип билгеләп узды Сәрия Сабурская. Республикада яшәүчеләр  муниципаль торак фондыннан торак алуның кыенлыгына, аварияле һәм тузган торактан күчү авырлыгына  зарланганнар.

  Республикада күпләп торак төзү  социаль ипотека программасын тормышка ашыру исәбенә дә башкарыла.

  Әмма кайвакыт яңа өйгә күчү шатлыгын анда кимчелекләр булу сүрелдерә. Аерым йортларда  төзү сыйфаты начар булуыннан зарланып гражданнардан шикаятьләр килә.  Подрядчылар алышынган очракта йорттагы төзелеш кимчелекләрен кем бетерергә тиеш дигән бәхәсле  сорауны чишү озакка  сузылырга мөмкин. Ата-ана тәрбиясеннән калган балаларның торакка хокуклары бозылу, шулай ук идарәче оешмалар эшеннән зарланган шикаятьләр килү дәвам итә.  

 Докладта  кайбер муниипаль берәмлекләрдә бала тудыру бүлекләре ябылу һәм медицина учреждениеләренең яшәү урыннан ерак булуы аркасында  гражданнарның медицина ярдәме алуга хокукларын яклау  мәсьәләләре актуаль булып калуга да игътибар бирелде. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне шулай ук  кайбер муниципаль берәмлекләрдә  социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре ябылу борчый.

  Үз чыгышы ахырында Сәрия Сабурская  2017 елның  хакимият органнарыннан  авыр хәлләрдә калган  татарстанлыларның хокукларын тәэмин итүгә юнәлтелгән карарлар кабул итүне таләп иткән вакыйгаларга бай булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, бу банк секторы кризисыннан зыян күргән  кешеләрне яклауга һәм алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча эшне дәвам итүгә кагыла.  

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладын тикшерүдә  депутатлар  Хафиз Миргалимов,  Рөстәм Мөхәммәдиев,  Руслан Йосыпов,  Илсия Мезикова,  Илдар Шамилов,  Альберт Мөхәммәтшин катнашты, аларны аварияле һәм тузган торактан күчерү, җәза үтү урыннарыннан азат ителгән кешеләрнең торакка  хокукларын яклау, “Халык котроле”нә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр кызыксындырды.

 Дәүләт Советы  әлеге мәсьәлә буенча тиешле карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International