Татарстан Президенты теләктәшлегендә “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы белән ел саен республикада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы” дигән бәйге үткәрелә.
Бәйге мәдәният, рухият, үсеп килүче буынны тәрбияләү, гаилә институтын ныгытуны яклап республиканың социаль-икътисадый үсешенә үзенннән зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә таныту максатыннан үткәрелә.