“Кайнар элемтә” телефонына 28 шалтырату булды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

 2017 елның 15 ноябрендә гражданнарны хәрби хезмәткә  чакырганда хокукларын саклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында халык өчен “кайнар элемтә”  үтте.

 Шалтыратучыларның бәхәсле сорауларына   Татарстан Республикасы Хәрби Комиссариатының чакырылышны оештыру һәм үткәрү  бүлеге  җитәкчесенең өлкән  ярдәмчесе  Ленар Хәйретдинов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының  гражданнар хокукларын  торгызу мәсьәләләре буенча бүлекнең  әйдәп баручы консультанты Дмитрий Богданов, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы вәкилләре Марат Воробьев һәм Олег Камалов  җавап бирде.

  Барлыгы 28 шалтырату булды. Гражданнарны уку вакытында, сәламәтлек торышы, гаилә хәле буенча  армиягә алудан кичектереп тору, шулай ук хәрби хезмәт үтү шартлары, хәрби комиссариатлар һәм чакырылыш комиссияләре эше кызыксындырды.

 Сорауларның бер өлеше алга таба эшләү өчен  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре тарафыннан  контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International