“Пенсия законнарының актуаль мәсьәләләре “ темасына “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Пенсия законнарының актуаль мәсьәләләре” темасына  дәресе  узды.  

 “Өченче буын университеты” нда белем алучы тыңлаучылар өчен тема буенча төп доклад белән Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе  башлыгы урынбасары Асия Вәлиуллина  чыгыш ясады.Ул гамәлдәге пенсия законнары турында сөйләде, тулы күләмдә бүгенге пенсия билгеләүне ачыклаучы күрсәткечләргә, норматив-хокукый актларга, “пенсия белән тәэмин итү” темасы кысаларында  белергә тиешле  аңлатмаларга тукталды.

 Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эшчәнлеге үзенчәлекләре белән    “Волга-капитал” дәүләтнеке булмаган пенсия фонды  генераль директоры урынбасары Юлия Валицкая таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International