Чаллы шәһәрендә “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең соңгы дәресе узды

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

 Бүген, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, быелгы   көзге чакырылыш чорында “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучылар белән  чираттагы очрашуларны төгәлләделәр.

 Бу көздә “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” темасына  зона дәресләре  Апас, Арча, Мөслим, Бөгелмә муниципаль районнарында һәм Чаллы шәһәрендә узды, анда  Татарстан Республикасының  26 районыннан  хәрби хезмәткә чакырылучылар  һәм аларның ата-аналары катнашты.

 Дәресләрдә  республиканың хәрби комиссары, генерал-майор  Сергей Погодин  бүгенге армия, андагы техника, ашыгыч хәрби хезмәт үтү, гражданнарны хәрби хезмәткә контракт буенча алу, альтернатив  гражданлык хезмәте үтү  нечкәлекләре турында сөйләде. Катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

 Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үз чыгышында хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын саклау, хәрби частьларда уставта булмаган мөнәсәбәтләр профилактикасы, командаларны озату, хәрби частьларда булу мәсьәләләрен яктыртты. Омбудсман шунысын да ассызыклады, гаскәрләргә җибәрелүче барлык егетләргә  алар теләсә кайсы вакытта  шалтырата ала торган “кайнар элемтәләр”  телефоннары язылган “Хәрби хезмәткә чакырылучы белешмәсе” бирелә.

 Шунысын да билгеләп үтик, агымдагы көзге чакырылыш кампаниясендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,  хезмәт итү шартлары белән танышу максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны  Краснодар, Хабаровск крайларына, Мәскәү, Псков, Оренбург өлкәләренә  озата барырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International